«Халык кәсепләре»: бизәү буенча танып белү сәгате (6+)
19 май көнне 23 нче санлы китапханәдә Халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы кысаларында, «Безнең тамырлар» программасы буенча балалар өчен «Халык кәсепләре» дигән танып белү сәгате узды. Чара Гжель, Хохлома, Городец, Жостово, Дымков уенчыгы кебек рус кәсепчелегенә багышланды. Катнашучылар «халык кәсепләре» исеменең каян килеп чыгуы, аның тамырлары, бизәү барлыкка килү тарихы, борынгыдан ук бизәүне уйлап тапкан кәсепче осталар турында белде. Чара электрон презентация һәм халык кәсепчелеге турында видеоязма белән үрелеп барды. Балалар «Осталар шәһәрчеге» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Сәнгати табышмаклар»ны чиште. |